+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
7 июль 2021, 14:40

Права сатып баеганмы?...

ЮХХДИ элеккеге хезмәткәрендә декларацияләнмәгән 24 миллион сумлык милек ачыкланган.

ЮХХДИ элеккеге хезмәткәрендә декларацияләнмәгән 24 миллион сумлык милек ачыкланган.

Башкортстан прокуратурасы Уфа районы судына әлеге 24 миллион сумлык милекне дәүләт файдасына күчерүне таләп итеп мөрәҗәгать итте.
Бу кадәр байлыкны, "Ъ-Уфа" мәгълүматлары буенча, Эчке эшләр министрлыгы ЮХХДИ идарәсенең республика буенча районара теркәү-имтихан бирү бүлеге җитәкчесенең экс-урынбасары Айрат Гыйндуллин туплаган булган.
Прокуратура матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Гыйндуллин әфәндегә карата транспортка идарә итү таныклыкларын имтиханнар тапшырмыйча биргән өчен ришвәт алу фактлары буенча җинаять эше кузгатылган.
Полиция хезмәткәре ике фатир, ике җир участогы, торак йорт һәм Уфа шәһәре янындагы элиталы коттедж бистәсендә бина, шулай ук 36 автомобиль сатып алган. Күчемсез милек һәм машиналарны, декларацияләүдән яшерү өчен, якын туганнарына рәсмиләштергән.
Элегрәк, Башкортстан ЮХХДИ идарәсенең республика буенча районара теркәү-имтихан бирү бүлеге башлыгы Илдус Шәйбаковның законсыз сатып алынган 44 миллион сумлык милке ачыклану турында "Башинформ" агентлыгы хәбәр иткән иде.

Фото: pixabay.com.
Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: