+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
8 июль 2021, 20:00

Җан кыючы танышлары булып чыккан

6 июльдә Бәләбәйдә полициягә шәһәр фатирларының берсендә үтерелгән 37 яшьлек хатын-кыз гәүдәсе табылуы турында хәбәр килә.

Җан кыючы танышлары булып чыккан
Җан кыючы танышлары булып чыккан

6 июльдә Бәләбәйдә полициягә шәһәр фатирларының берсендә үтерелгән 37 яшьлек хатын-кыз гәүдәсе табылуы турында хәбәр килә.

Тикшерүчеләр "үтерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, башта шикләнелүче турында мәгълүмат булмаган, хатынның мәетен төнлә эштән кайткач, бергә яшәгән ире табып алган. Тиздән хокук сакчылары җинаятьченең эзенә төшә. Ул Бәләбәйдә яшәүче 41 яшьлек кеше - мәрхүмәнең һәм аның иренең танышы булып чыга.

Һәлакәт урынын караганда хокук сакчылары аның эзләрен таба, ә тентү үткәргән вакытта аның йортында зыян күрүченең әйберләре табыла.

Тикшерү фаразы буенча, 5 июльдә шикләнелүче зыян күрүчедә кунакта булганда аны көчләгән, ә аннары буып үтергән. Җинаять кылганнан соң, җинаятьче аның өеннән зарядка җайланмасы һәм кесә телефонын һәм хушбуй урлый. Урамда шикләнелүче мәрхүмәнең өйдәше белән очраша, бергә алар спиртлы эчемлекләр эчә һәм таралыша, шул ук вакытта җинаятьче иргә кылган гамәлләре турында әйтми.

Һәлак булган хатын муенында эластик бинт белән ваннада табылган.

Шикләнелүче җинаятьтә гаебен әлегә танымаган.

Фото: кп.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: