+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
8 июль 2021, 16:13

Бәдрәф идәнендә тапканнар...

Урында яшәүчеләр моның турында социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

Бәдрәф идәнендә тапканнар...
Бәдрәф идәнендә тапканнар...

Күмертау шәһәрендә яшәүчеләр коточкыч хәл турында хәбәр итә: алар сәүдә үзәгенең бәдрәфендә ятучы ир-егетне тапкан. Билгеле булуынча, бу хәл кичә булган.

Бәхетсезең кан эчендә бәдрәф идәнендә яткан. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, аның тәнендә тирән пычак яралары булган.

Бәхеткә, ирне вакытында табып, кирәкле ярдәм күрсәткәннәр. Әле ул дәваханәдә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре булган хәлнең дәлилләрен һәм сәбәпләрен өйрәнә. Бәлагә тарыган ирнең туганы белдерүенчә, аның хәле яхшы. 

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: