+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
9 июль 2021, 18:11

Дустының хатынына кунакка килгән булган...

Ир җинаять кылганнан соң, өйдән чыгып китә. Урмада дустын да очрата...

Дустының хатынына кунакка килгән булган...
Дустының хатынына кунакка килгән булган...

Ир җинаять кылганнан соң, өйдән чыгып китә.

Урмада дустын да очрата... Бәләбәйдә 41 яшьлек ир үзенең дустының хатынны көчләгән һәм үтергән. Бу хакта республика Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

5 июльдә хатынны ул яшәгән фатирда үтерәләр. Төнлә эштән кайткач, хатынның гәүдәсен 37 яшьлек ире тапкан. Ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән, һәм Тикшерү комитеты шунда ук җинаять эше кузгаткан. Бу көнне шикләнелүче - зыян күрүчедә кунакта, ә фатир хуҗасы эштә була. Хатын белән ир арасында конфликт чыга. Ир-ат корбанга карата җенси кагылгысызлыкка каршы җинаять кылган, ә аннары аны буып үтергән. Шуннан соң ул үтерелгән хатынның телефонын, зарядка җайланмасын һәм хушбуен урлап чыгып киткән.

Урамда җинаятьче бу хатын-кыз белән яшәгән үзенең дустын очрата, алар спиртлы эчемлекләр кулланып, тыныч кына аерылышканнар.

- Тупланган дәлилләргә карамастан, шикләнелүче кылынган җинаятьне танымаган, - диделәр Тикшерү комитетында. - Хәзерге вакытта тоткарланучылар белән беренчел тикшерү гамәлләре үткәрелә, аңа сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

Фото: narodna-pravda.ua

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: