+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
10 июль 2021, 10:03

"Бу - җирдәге тәмуг бит..."

Хокук сакчыларына Уфаның "Долголетие" пансионатында тиешле хезмәт күрсәтмәүләре турында хәбәр килгән. Әлеге вакытта тикшерү башланган.

Хокук сакчыларына Уфаның "Долголетие" пансионатында тиешле хезмәт күрсәтмәүләре турында хәбәр килгән. Әлеге вакытта тикшерү башланган.

Уфаның «Долголетие» пансионатында хезмәт күрсәтүнең тиешенчә булмавы турында хәбәр Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсендә кызыксыну уятты. Ведомство хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү билгеләре буенча тикшерү үткәрә.

"Тикшерүчеләргә биредә яшәүчеләрдән, пансионат җитәкчелегеннән һәм хезмәткәрләреннән сорашырга, яшәү шартларын тикшерергә, күрсәтелгән хезмәтләрнең закон таләпләренә һәм нормаларына туры килүен тикшерүгә юнәлдерелгән башка тикшерү гамәлләре үткәрергә туры киләчәк. Тикшерү барышында оешма җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк", - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Элегрәк Уфада яшәүче бер хатын-кызның Уфаның Елга урамында урнашкан пансионатта картларның начар яшәү шартларына зарлануы билгеле булды. “Бу - җирдәге тәмуг бит!”, - дип язган бу кеше Интернет челтәрендә.

Фото: Горобзор.ру

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: