+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
11 июль 2021, 18:04

“Җинаятьчеләр тиешле җәзасын алырга тиеш”

9 июльдә Русия Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров Әбҗәлил районында булып, Кужан карагайларын саклаучы белән очрашып сөйләште.  Йөз ел һәм аннан да күбрәк яшәгән нәкъ шушы уникаль агачлар узган ел августта эковәхшилек корбаны булды.

“Җинаятьчеләр тиешле җәзасын алырга тиеш”
“Җинаятьчеләр тиешле җәзасын алырга тиеш”

9 июльдә Русия Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров Әбҗәлил районында булып, Кужан карагайларын саклаучы белән очрашып сөйләште.  Йөз ел һәм аннан да күбрәк яшәгән нәкъ шушы уникаль агачлар узган ел августта эковәхшилек корбаны булды.

Зариф Байгускаров якын арада гаеплеләрне җавапка тарттыру буенча үткәрелгән эшләр турында мәгълүмат алу өчен Башкортстан буенча эчке эшләр министрына һәм Генераль прокуратурага запрослар җибәрергә ниятләве турында белдерде. Чөнки җинаятьчеләр бүгенгә кадәр ачыкланмаган. Ведомстволар депутат запросына бер ай эчендә җавап бирер дип фаразлана.

Клара Хатап кызының әтисе совет чорында агачларны караган, бу карагайларны авыл колхозлашу елларында да, Бөек Ватан сугышы чорында да саклап калганнар. Хәзер ул үзе аларны саклау белән шөгыльләнә.

Өч ел элек активистка ханым депутатка үзенең агачларны каравы бөтен кешегә ошамавы, берничә эшкуарның аның җирне рөхсәтсез яулап алуы турында даими рәвештә дәгъва язып торуы турында сөйләгән. Бу кешеләр аңа үзләренең биредә ял итү урыны булдырырга теләүләре турында турыдан-туры әйтәләр.

“Клара апаның туган якның табигате өчен җанын бирердәй булып йөрүен күреп, Уфага кайткач, җаваплы министрлыкларның, ведомстволарның җитәкчеләре белән сөйләшеп, Клара Хатап кызына бу җирләрне арендага алу буенча ярдәм иттем. Авырлык белән җирләрне аңа рәсмиләштердек”, – дип сөйли парламентарий.

Шушы процедуралар тәмамлангач, бөтен Башкортстанны тетрәндергән хәл булды. Вәхшиләр агачларны кискән иде. Шуннан соң Зариф Байгускаров республика Прокурорына һәм эчке эшләр министрына җинаять эше кузгату, вәхшиләрне ачыклауны контрольгә алу турында запрос җибәргән.

Урман хуҗалыгы министрына белгечләр ярдәмендә карагайларны коткару чаралары күрүне сорап мөрәҗәгать иткән.

“Без бу вәхшиләрне табарга, алар закон таләпләренә ярашлы җәза алырга тиеш”, – диде депутат.

Шулай ук Зариф Байгускаров гражданнарны кабул итте, Таштимер һәм Әбҗәлил авылларында яшәүчеләр белән очрашып сөйләште.

 

Фото Зариф Байгускаров архивыннан.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: