Октябрьский шәһәрендә яшәүче 46 яшьлек ир җинаять эше фигуранты булды. Аны ике дустын үтерүдә һәм тагын бер кешене үтерергә маташуда гаепләделәр.
Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның июлендә ир-егетләр компаниясе Академик Королёв урамы буенча фатирда спиртлы эчемлекләр эчкән. Кинәт алар арасында конфликт килеп чыга. Шуннан соң өч ир-егет гаепләнүчене фатирдан куып чыгара һәм аның йөзенә суга. Кызмача кеше мондый хурлыкка түзә алмый, шуңа күрә фатирга пычак белән кире кайта.
Ир ике иптәшен суйган, ә өченчесе качып өлгерә, ул зур булмаган җәрәхәтләр генә алган. Җинаятьче үз гаебен таныган. Суд аңа катгый режимлы колониядә 18 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге хөкем карары чыгарган.
Фото: социаль челтәрдән.