+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
13 июль 2021, 10:25

Җаннарын кыеп кына калмаган...

Стәрлетамакта коточкыч җинаятьләрдә гаепләнүче 44 яшьлек ир тоткарланган.

Җаннарын кыеп кына калмаган...
Җаннарын кыеп кына калмаган...
Стәрлетамакта коточкыч җинаятьләрдә гаепләнүче 44 яшьлек ир тоткарланган.

Ул көчләү һәм рәхимсез рәвештә үтерүдә шикләнелә.

2020 елның октябрендә полициягә 43 яшьлек ханым югалуы турында хәбәр килә. Хатынның даими эше була, ул тыныч тормыш рәвеше алып бара, шуңа күрә кинәт беркая да югала алмый. Полицейскийлар соңгы тапкыр аның 44 яшьлек ир белән генә аралашуын ачыклый.

Ир хатынның юкка чыгуына катнашлыгы барлыгын инкарь итә башлый, тик тиздән аның элегрәк җенси көчләүдә гаепләнгән булуы ачыклана. 2006 елда ул - элекке хатынын, ә 2020 елда Миякә районыннан социаль челтәрләрдә танышкан хатынны көчләгән. Ул вакытта хатыннар аңа шикаять язмаган.

Аның каравы, тиздән тикшерүчеләр ирнең 2007 елда билгесез кеше көчләгән һәм үтергән 34 яшьлек хатын белән таныш булуын ачыклый. Гаепләнүче кылган җинаятьләрне таный һәм ике хатынның күмелгән урыннарын күрсәтә.

Шикләнелүче үзе раслаганча, ике очракта да ул үзен якларга омтылган. Хатыннарның берсе, янәсе, аңа үзе һөҗүм итә һәм, куркып, ир аны очраклы рәвештә генә үтергән. Икенче очракта хатын-кызның үлеме бәхәс вакытында егылып, имеш, башы бәрелү нәтиҗәсендә килеп чыга.

Тик тикшерү бу җинаятьләре әлеге ир кылуын дәлилләгән. Җенси кагылгысызлыкка каршы җинаять кылганнан соң ул хатыннарны үтерә, чөнки гадел хөкемнән курка. Ул мәетләрне тураклый һәм урман полосасына күмә...

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: