-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
15 июль 2021, 11:29

11 кеше янып үлүдә гаепле хатын хөкем ителде

Әбҗәлил районындагы картлар йортында үткән елда коточкыч янгын чыккан иде.

11 кеше янып үлүдә гаепле хатын хөкем ителде
11 кеше янып үлүдә гаепле хатын хөкем ителде

Әбҗәлил районы суды халыкка социаль хезмәт күрсәтүче «Өлкәннәр йорты (Мәрхәмәтлек йорты)» үзәгенең 44 яшьлек директорына хөкем карары чыгарды. Тикшерү комитетының төбәк идарәсе хәбәр иткәнчә, хатын-кыз анда яшәүчеләр тормышы һәм сәламәтлеге таләпләренә җавап бирмәгән, саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән хезмәт күрсәтүдә гаепле дип танылган.

Хөкем ителүче гаебен тулысынча таныган.

Суд аңа гомум режимлы холык төзәтү колониясендә өч ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде һәм гражданнарга ике елга социаль хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итте. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: