+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
16 июль 2021, 18:10

Автоинспектор язган штрафларга шикаять белдерергә мөмкин

Республикада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны автоматик рәвештә фотога төшерү өчен өстәмә 100 берәмлек комплекс урнаштырылачак. 20 августка барлык 100 фотовидеотеркәү комплексын урнаштыру һәм аларны файдалануга кертү эшләрен төгәлләү планлаштырыла.

Автоинспектор язган штрафларга шикаять белдерергә мөмкин
Автоинспектор язган штрафларга шикаять белдерергә мөмкин

"Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү камералары - транспорт агымын көйләүнең, хокук бозуларны профилактикалауның һәм һәлакәтләрне киметүнең нәтиҗәле коралы, дип ышанам. Алар ярдәмендә кайбер участокларда автоһәлакәтләр саны 75 процентка кадәр кимеде. Соңгы ике елда безнең республикада юл-транспорт һәлакәте участоклары саны ике тапкыр кимегән. Әмма үлем күрсәткечләре борчулы булып кала. Әлбәттә, камералар саны җитәрлек түгел», - дип билгеләп үтте Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, УДАТУ доценты Рөстәм Баязитов.

Юл хәрәкәтендә катнашучыга Дәүләт думасы тарафыннан 2020 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен фототеркәү камералары ярдәмендә ачыкланган штрафларга дистанцион шикаять бирү турындагы закон ярдәм итәчәк. Камералар эшендә еш кына өзеклекләр була, шуның аркасында юл йөрү кагыйдәсен бозу фактик булмаганда гражданнар үзләренә карата чыгарылган карарларга шикаять бирергә мәҗбүр. Шул ук вакытта аларга үзләренең гаепсез икәнлеген исбатлау авыр, чөнки аларның камералар эшендә өзеклек булган дигән дәлилләре юк.

Документ авторларының берсе, Дәүләт думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин билгеләп үткәнчә, "закон фототеркәү камералары ярдәмендә ачыкланган юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларга шикаять бирү тәртибен шактый гадиләштерергә, шулай ук үз шикаятенә җавап алу вакытын кыскартырга мөмкинлек бирә".

Бу закон нигезендә шушы елның 1 сентябреннән автомобильчеләр ЮХХДИга яисә судка "Дәүләт хезмәтләре"нең бердәм порталы аша штрафларга дистанцион рәвештә шикаятьләр бирә алачак, һәм җавап мөрәҗәгать итүчегә карар кабул ителгәннән соң өч көн эчендә электрон рәвештә киләчәк.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: