-13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Хокук
16 июль 2021, 14:40

Ялган күрсәтмәләр биргән...

Уфада Владимир Санкин эше буенча күрсәтмә биргән шаһит хатын суд алдына басачак.

Ялган күрсәтмәләр биргән...
Бу хакта “Bash.news” басмасы хәбәр итә.

Суд каршына башкалада яшәүче 72 яшьлек хатын басачак. Ул педофил Владимир Зайцевны үтерүдә гаепләнүче Санкин эше буенча ялган күрсәтмәләр бирүдә гаепләнә.

Прокуратура пенсионер хатынның җинаять эшен тикшергән вакытта присяжныйлар алдында ялган мәгълүматлар бирүен хәбәр итә.

Башлангыч тикшерү барышында хатын җинаятьчегә үзе тап булуын, шулай ук, полиция һәм ашыгыч ярдәм чакыртуын әйткән. Соңыннан өлкән яшьтәге хатын үз күрсәтмәләрен үзгәрткән.

Сүз уңаеннан, Санкин эше буенча тагын бер шаһит ялган күрсәтмәләр биргән өчен җәзага тарттырылган. Хатынны 7 мең сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр иткәннәр.

Фото:bashinform.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина