+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
17 июль 2021, 10:26

Дәваханәдә эчеп ятканнар

Башкортстанда ике пациент дәваханәдә спиртлы эчемлекләр эчкән һәм табибларга һөҗүм иткән.

Дәваханәдә эчеп ятканнар
Дәваханәдә эчеп ятканнар

"Росгвардия" хезмәткәрләре Салаваттагы дәваханәдә спиртлы эчемлекләр эчеп, табибларга һөҗүм итмәкче булган ике исерек пациентны тоткарлаган. Вакыйга турында сигнал диспетчерның пультына 15 июльдә 18:51 сәгатьтә килгән.

Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре вакыйга урынына килгәч, ишектәге ватылган пыяланы һәм персонал белән низагка кергән ике ир-атны күргән.

Соңрак пациентларның дәваханә эчендәге режимны, алкоголь кулланып, дәваханәдән читтә бәйрәм итүне дәвам итеп, бозулары ачыкланган. Дәваханә хезмәткәрләре аларга кисәтү ясагач, ир-атлар агрессия күрсәткән һәм ишеккә һәм башка әйберләргә зыян салган. Хәзер аларны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Фото: Горобзор.ру сайтыннан

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: