+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
18 июль 2021, 10:55

18 яшьлек кыз ике сабыйның гомерен өзгән

Өч бала әниләре белән бергә юлдан чыгып барган булган.

18 яшьлек кыз ике сабыйның гомерен өзгән
18 яшьлек кыз ике сабыйның гомерен өзгән
Мәскәүдә, 16 июльдә, көндез Авиаторлар урамында 18 яшьлек кыз “Мазда” автомобилендә 9 айлык, 3 һәм 5 яшьлек өч баланы бәрдергән. Балалар ике өлкән кеше белән бергә көйләнми торган җәяүлеләр кичүе буенча юл аша чыгып барган булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә авыр тән җәрәхәтләре алган биш яшьлек малайны дәваханәгә вертолет белән китереп җиткерәләр, тик, кызганычка каршы, төнлә ул дәваханәдә үлә.

"Авиаторлар урамында юл-транспорт һәлакәтенә тарыган икенче бала да дәваханәдә үлгән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында өч яшьлек сабый педальсез велосипедта булган, — дип, Мәскәү ЮХХДИ идарәсенең сүзләрен китерә ТАСС. - Коляскада булган 9 айлык сабый әле табиблар кулында".

Суд балаларны таптаткан 18 яшьлек кызны өй арестына җибәргән.

Мәскәүнең Тикшерү комитеты эшне полициядән үз ведомствосына алган.

 
Фото: torg.spb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: