-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
21 июль 2021, 15:53

Балаларга атканда ни эшләгенен аңламаган, диләр...

Илназ Галәвиевны төрмәгәме, әллә дәваханәгәме?

В. П. Сербский исемендәге Дәүләт социаль һәм суд психиатриясе фәнни үзәге Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиевны тугыз кешене үтергәндә үз-үзен белештермәгән хәлдә булган дип таныды. Бу хакта Иҗтимагый күзәтчелек комиссияләренең рәсми органы булган «ОНК» гәзите хәбәр итә.


Элегрәк 19 яшьлек егеткә гомерлеккә төрмәгә утыру куркынычы янавы турында хәбәр иткән идек инде. Кешеләр һәлак булган вакыйга фактына кагылышлы, Русия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе Русия Федерациясе Җинаять кодексының 105 мәддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан. Җинаять кодексының бу мәддәсе сигез елдан егерме елга кадәр, яки гомерлеккә иректән мәхрүм итүне, шулай ук үлем җәзасын күздә тота. Тик Русиядә аңа мораторий кертелгән.

Исегезгә төшерәбез, Казан мәктәпләренең берсендә укып киткән Илназ Галәвиев, мылтык белән коралланып килеп, мәктәптә атыш оештырган иде. Анда 9 кеше һәлак булды, 21 кеше авыр һәм уртача яраланып, дәваханәдә ятып чыкты. Алар - 7дән 15 яшькә кадәр укучылар, шулай ук педагоглар.

Фото: mk.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: