+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
23 июль 2021, 11:30

Таксист үтерелгән...

Дүртөйле районында коточкыч хәл булган.

Таксист үтерелгән...
Таксист үтерелгән...
Дүртөйле районында ЮХХДИ хезмәткәрләре таксистны үтерүдә шикләнелүче ике ирне тоткарлаган. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Күккуян авылында яшәүче 27 һәм 56 яшьлек ирләр хәмер сатып алу өчен таксистны таларга җыена. Алар заказ ясаган, тик беренче шофер клиентларының үз-үзләрен тотышында шикләнгән һәм аларның берсе янында бау күреп алган. Нәтиҗәдә, ир аларны юлда калдырып киткән. Караклар талау буенча үз планнарын гамәлдән чыгармый һәм икенче такси чакырта. Бу юлы «Лада Гранта»да 57 яшьлек шофер килә.

- Шофер заказчыларын якындагы кибеткә алып китә. Юлда пассажирларның берсе машина йөртүченең башына суккан, тегесе аңын югалткан. Берникадәр вакыттан соң зыян күрүче үзенең арткы утыргычында аңына килә һәм җинаятьчеләргә каршы торырга тырыша. Сугышканда таксист һәм һөҗүм итүче юл буендагы чокырга егылганнар. Анда таксист һөҗүм итүчене пычак белән яралаган. Әмма талаучы таксистны үтерә алган, - диделәр министрлыкта.

Шоферның гәүдәсен канауда калдырып, шикләнелүчеләр урланган автомобильдә качарга маташкан. Күккуян авылында мәрхүм таксистның танышы аның машинасын күргән, анда җинаятьчеләр утырган булган.

Нәрсә булганын аңлап, ир аларның туктауларын сораган, ләкин тегеләр үтенечне игътибарсыз калдырган һәм тизлекне арттырган. Шаһит, полициягә шалтыратып, таныш машинада чит кешеләр утыруы турында хәбәр иткән.

Җинаятьчеләр тотылган, алар икесе дә - элек хөкем ителгән бәндәләр.

Фото: кп.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: