+11 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
29 июль 2021, 11:00

Коткы тарату кемгә кирәк булган?

Уфада билгесез кешеләр мәктәпләрдә, сәүдә үзәкләрендә һәм кибетләрдә терактлар турында ялган хәбәрләр таратты.

Коткы тарату кемгә кирәк булган?
Коткы тарату кемгә кирәк булган?

Бүген, 29 июльдә, Уфаның сәүдә үзәкләренең, кибетләренең һәм белем бирү учреждениеләренең электрон почта адресларына террорчылык акты кылу ихтималлыгы турында киңкүләм аноним хатлар җибәрү турындагы мәгълүматны республиканың хокук саклау органнары тикшерә.


"Тикшерү нәтиҗәләре теракт әзерләү турындагы мәгълүматларның чынбарлыкка туры килмәвен күрсәтте. Әлеге хәбәрне таратучыларның шәхесен ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә. Практика күрсәтүенчә, шундый ук хәбәрләрнең авторлары Украина яисә Сүрия территориясендә яши”, — дип хәбәр итәләр хокук саклау органнарында.

 
 
Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: