+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
29 июль 2021, 21:10

Үсмер хат ташучыны талаган...

Ул пенсионерларга тиешле акчаларны урлап качкан.

Башкортстанда 16 яшьлек үсмер хат ташучыны кыйнаган һәм талаган. Ул пенсионерларга дигән 500 мең сумга кул сузган. Хәзерге вакытта талауда шикләнелүчегә карата Русия Җинаять кодексының 161 мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, үсмер 23 июльдә 11.20 сәгать тирәсендә күпкатлы йорт подъездында 34 яшьлек хат ташучыга һөҗүм иткән. Җинаятьче күп тапкырлар хатынның башына суккан, шуннан соң акча салынган сумканы урлап качкан. Аны тапмасыннар өчен үзенең олимпийкасын һәм урланган сумканы яндырган.

Берничә сәгатьтән соң карак урланган акчалар белән бергә Октябрьский шәһәре урамында полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынган. Үсмер үз гаебен таныган. Баксаң, ул почтальонга үз йортында һөҗүм иткән.

“Хәзерге вакытта кылынган җинаятьнең барлык хәл-шартларын, шулай ук аны кылуга этәргән сәбәпләрне ачыклау өчен тикшерү-оператив чаралар бара. Зыян күрүченең сәламәтлегенә китерелгән зыянны бәяләү максаты белән суд-медицина экспертизасы билгеләнгән”, — дип белдерделәр Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

Фото:kemerovo.bezformata.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: