+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
31 июль 2021, 09:00

Хокук сакчысы коточкыч җинаять кылган

Ул юлда бер кызны бәрдергән һәм, җинаяте ачылуыннан куркып, аны үтергән...

Хокук сакчысы коточкыч җинаять кылган
Хокук сакчысы коточкыч җинаять кылган
Самара өлкәсенең Дубрава поселогында 16 яшьлек кызның биш пычак ярасы ясалган мәетен табып алалар. Үтерүдә урындагы полиция подполковнигы Антон Безчетвертевтан шикләнәләр.

"112" Телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, янәсе, ирнең үсмерне үтергән вакытын бер кеше күргән. Аның сүзләренә караганда, ак "Toyota" юл буенда йөгерергә чыккан кызны бәрдергән, аннары шофер, машинадан чыгып, кыз өстендә нидер эшләгән һәм тиз арада эз югалткан.

Полицейскийлар машинаның кемнеке икәнлеген ачыклаган, ул авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу бүлеге башлыгы Антон Безчетвертевныкы булып чыккан. Ул шул ук бистәдә яши.

Тикшерү фаразы буенча, полиция хезмәткәре кызны бәрдерә. Кыз исән кала, ләкин күршедә генә яшәүче ирне таный. Җинаяте ачылуыннан куркып, ир аны үтерергә карар кыла һәм биш тапкыр пычак кадый. Хәзер ул тоткарланган.

Фото: мк.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: