+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
1 август 2021, 10:30

Адәм мәсхәрәсе!

Башкортстанда туып-үскән ир Питерда явыз гамәлләр кылып йөргән.

Адәм мәсхәрәсе!
Адәм мәсхәрәсе!
Санкт-Петербург янындагы Коломна шәһәренең 112 хезмәтенә 10 яшьлек малай шалтырата. Бала дуслары белән психиатрия дәваханәсеннән ерак түгел Пряжка елгасында су коенуы хакында сөйли. Балалар янында шәрә килеш бер ир дә коенган. Ул балаларны йөзәргә өйрәтергә тәкъдим итә, шул вакытта малайларның җенес органнарына кагыла башлый.

Полиция вакыйга урынына тиз арада килеп җитә. Башкортстанда туган 34 яшьлек егет тоткарлана. Бераз сөйләшкәннән соң, ирне психоневрология диспансерына урнаштыралар, ә аннары СИЗОга күчерәләр.

Җинаять эше кузгатылган. Элегрәк ир урлашкан һәм сәламәтлеккә авыр һәм уртача зыян китергән өчен җаваплылыкка тарттырылган булган.

фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: