Искәртеп узабыз, 14 июльдә хөкем ителүченең югалуын сизеп алганнар. Тиздән аның гәүдәсе чокырда күмелгән килеш табыла.
Тоткынны 32 яшьлек иптәше үтергән, алар аның белән дуңгыз фермасында эшләгән. Ир-атлар арасында ызгыш купкан, аның барышында гаепләнүче дустын башына агач кисәге белән бәреп үтергән. Шуннан соң ул мәетне фермадагы чокырга күмгән.
Хокук сакчылары ул чокырны тоткыннар алдан качу өчен чокып куярга мөмкин дигән фикердә. Аның тирәнлеге ике метрга якын тәшкил итә. Тоткыннар арасындагы конфликт аркасында кайберәүләр уй-ниятләрен тормышка ашыра алмаган.
Фото: башньюс