-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
3 август 2021, 09:12

Ни язганыңны белмәсәң - 1 миллион сум штраф

Бөре шәһәрендә яшәүче ханым ялган хәбәр өчен нәкъ шул кадәр мораль компенсация сорый. Ә суд нинди карар чыгарган?

Ни язганыңны белмәсәң - 1 миллион сум штраф
Ни язганыңны белмәсәң - 1 миллион сум штраф
Бөре шәһәрендә яшәүче ханым ялган хәбәр өчен нәкъ шул кадәр мораль компенсация сорый. Ә суд нинди карар чыгарган?

Хатын фикеренчә, аның турында WhatsApp чатында гайбәт таралган, моның өчен ул бер кешене судка биргән. Тик суд аның шикаятен канәгатьләндермәгән.

Судның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бу хатын 2020 елның язында интернетта үзе турында начар хәбәрләр таба. Имештер, бу гайбәтләрне аның якыннарына да җибәргәннәр. Шул рәвешле, аның исемен пычратканнар, ә хәбәрләр дөреслеккә туры килми, ди ул.

Бу хатын гайбәт таратучыданы 1 миллион сум компенсация таләп итә. Шулай ук гайбәт сүзләрне кире каккан язмалар урнаштыруны да сорый. Гайбәтләрне кире каккан сүзләрне иренә һәм балаларына да җибәрүне таләп итә. 

Ләкин суд бу хатын шикаять белдергән кеше интернетта гайбәт таратуы турында дәлилләр юк дип таба. Шулай итеп әлеге хатынның шикаяте канәгатьләндерелми.

Хатын миллионлы булалмый, әмма бу хәл уйланырга мәҗбүр итә. Чыннан да, "әйткән сүз - аткан ук", авызыңнан чыкса, тотып тыялмассың. Ә аны язып та куйсаң...

Фото: go.imgsmail.ru

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: