-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
3 август 2021, 14:30

Сөйгәненең гаиләсен яндырган

Дәүләкән район суды 18 яшьлек егеткә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.

Сөйгәненең гаиләсен яндырган
Сөйгәненең гаиләсен яндырган

Ул «кеше үтерергә омтылу» һәм «аңлы рәвештә кеше милеген юк итүгә яки зыян салуга омтылу» мәддәләре буенча гаепле дип табылган.

БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, гаепләнүче йөргән кызы белән бәхәсләшә һәм тегесе мөнәсәбәтләрне өзү турында игълан итә, шуның аркасында егет аннан үч алырга карар кыла.

Узган елның август аенда хөкем ителүче ишегалдына кереп, кызның әнисе 12 яшьлек улы һәм 7 яшьлек оныгы белән бергә йоклап ятуына инанып, йорт янкормасына ут төрткән һәм җинаять урыныннан качкан.

Хатынның уяулыгы аркасында гына алар исән калган, ул уянып, янгынны сүндергән.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа биш елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: