+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
5 август 2021, 10:42

Гараждан җилләр искән

Аның эчен тулы металл торбалар булган.

Гараждан җилләр искән
Гараждан җилләр искән
Аның эчен тулы металл торбалар булган.

Башкаланың Орджоникидзе районында яшәүче бер ир үзенең гаражында металл торбалар саклаган. Шушы көннәрдә ул анда үз милеген тикшерергә барган, тик аннан җилләр искән булып чыккан.

Оперативниклар гаражның кая югалганын ачыклый. Баксаң, гаражга 39 яшьлек уфалы күз салган икән, янәсе, ул аны хуҗасыз, дип уйлаган. Гараж кооперативы каравылчысын ул бу гаражны сатып алдым дип алдаган, шуннан соң аны металлоломга тапшырган.

Әлеге факт буенча караклык өчен җинаять эше кузгатылган. Хәзер кулга алынучы читкә китмәү турында подписка астында тора, дип хәбәр итә Башкорстан буенча буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото: "ВКонтакте"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: