Шушыларны кылган җинаятьче төрмәдән котылган.
Башкортстанның Тикшерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, Благовар районында яшәүче 34 яшьлек ирне сөйгәненең әнисен һәм үзенең абыйсын үтергән, шулай ук сөеклесен һәм күрше хатынын яралаган өчен мәҗбүри дәвалануга җибәрәчәкләр.
39 яшьлек ир һәм 66 яшьлек хатынның мәетен шәхси йортта былтыр 20 июльдә табалар, 51 һәм 45 яшьлек зыян күргән кешеләр дәваханәгә озатыла. Ул көнне гаепләнүченең исерек хәлдә булуы ачыклана. Әлеге кешеләр барысы бергә табын корган булган, шунда бу ир үзенең өйдәшен абыйсыннан көнли һәм аларга пычак белән ташлана. Калган ике кеше полициягә шалтыратырга теләүләре аркасында зыян күргән.
Экспертиза ирне психик авыру дип тапкан. Ул мәҗбүри дәвалануга җибәреләчәк.
Фото: башинформ