+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
5 август 2021, 10:44

Сакалын кырган, чәчен буяткан

Әмма "кара сакла"ыңны кырсаң да, урыны кала шул. Качкын экс-полицейский белән дә шул ук хәл килеп чыккан.

Сакалын кырган, чәчен буяткан
Сакалын кырган, чәчен буяткан

Башкортстан полициясе хезмәткәрләре аеруча зур мошенниклык һәм алдан уйланган банкротлык өчен халыкара эзләүгә игълан ителгән Руслан Гыйләҗевны тоткарлаган.

Ул Ялта шәһәре читендә торак арендалап менә дигән итеп яшәп яткан. Гыйләҗев танымаслык булып үзгәргән, чәчен сарыга буяган, сакалын кырган. Өйдән бары тик медицина битлегендә һәм кара күзлектә генә чыга торган булган. Шуңа да карамастан, оператив хезмәткәрләр аны исәпләп чыгарган, тоткарлаган һәм кече ватанына кайтарган.

Исегезгә төшерәбез, Руслан Гыйләҗев 2002 елдан 2008 елга кадәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсендә эшләгән. Аннары эштән киткән һәм бизнес белән шөгыльләнә башлаган. Тикшерү версиясе буенча, 2017 елда ул, хосусый нефть компаниясе директоры буларак, банктан зур кредит алган. Бу акчаларның бер өлешен (44 миллион сум) үзләштергән.

2018 елда кредит һәм салымнар түләмәс өчен, ул компанияне алдан ук бөлгенлеккә төшергән. Бу максат белән бизнесмен предприятие милеген үзенең туганнарына һәм танышларына тапшырган. Арбитраж суды аны банкрот дип таныган. Башлангыч исәпләүләр буенча, зыян 40 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Фото: Башкорстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенән.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: