-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
6 август 2021, 15:40

Үз балаларын эт көнендә яшәткән...

38 яшьлек өч бала анасы суд алдына басачак.

Үз балаларын эт көнендә яшәткән...
Үз балаларын эт көнендә яшәткән...

Башкортстанның Благовещен районара прокуратурасы 38 яшьлек өч бала анасына карата “балигъ булмаганнарны тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәү” мәддәсе буенча җинаять эшенең гаепләү актын раслады.



Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2020 елның сентябреннән декабренә кадәр хатын 13 яшьлек улын һәм 11 яшьлек кызын тиешенчә тәрбияләмәгән, җәберләгән. Хәмер яраткан ана еш кына балаларын салкын көннәрдә җиңел киемдә, шул исәптән төнлә дә, урамга куып чыгарган, шулай ук аларга кул да күтәргән.



Гаепләнүче үз гаебен таный. Узган елның декабрендә балалар гаиләдән алынган һәм вакытлыча картәниләренә опекага тапшырылган, хатын исә ата-ана хокукларыннан чикләнгән.



Җинаять эше Благовещен районы буенча мировой судьяга тикшерү өчен җибәрелгән.

Фото: kr74.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: