+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
9 август 2021, 14:10

Депутат инвалидның җанын кыйган

Мәләвездә җанөшеткеч хәл булган.

Депутат инвалидның җанын кыйган
Депутат инвалидның җанын кыйган
Анда 29 яшьлек урындагы депутат 38 яшьлек инвалидны үтерүдә гаепләнә.

Республика буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, Александр Котелевский Руся Җинаятьләр кодексының 111нче мәддәсе (саксызлык аркасында аңлы рәвештә зыян күрүченең сәламәтлегенә үлемгә китергән авыр зыян салу) буенча гаепләнә.

Ведомстводан хәбәр итүләренчә, 4 августтан 5 августка каршы төндә депутат инвалид белән соңгысының остаханәсендә спиртлы эчемлекләр эчкән. Алар арасында ызгыш чыккан, депутат башта иптәшенә һөҗүм итә, аны кыйный һәм аяклары белән типкәли. Тегесе шунда җан бирә. Мәрхүм Илфат Төхвәтовның танышлары хәбәр иткәнчә, аның умыртка баганасы сынган, бер генә исән кабыргасы да калмаган, башы ярылган.

Ул бәхетсез төндә Илфат гаепләнүченең туена детальләр ясаган, мөгаен, ызгыш шуның аркасында килеп чыккандыр.

Мәрхүмнең хатыны, 15 яшьлек кызы һәм 12 яшьлек улы калган.

- Ул сирәк кан авыруы буенча инвалид иде. Тырышып яшәде, көрәште, өметен өзмәде. Ярдәмчел иде, сәламәтлеге начар булуга карамастан, барысына да ярдәм итте. Тик үз авыруыннан үлмәде, - дип язалар аның турында танышлары.

Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Хәзер ул сак астына алынган, тикшерүчеләр шаһитлардан сораша һәм фаҗига шартларын билгели.

Фото: кп.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: