+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
10 август 2021, 15:20

Полицейский тәрәзәдән сикергән

Аңа 22 яшь булган...

Полицейский тәрәзәдән сикергән
Полицейский тәрәзәдән сикергән

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Стәрлетамакта узган ял көннәрендә яшь полицейский үз-үзенә кул салган. 22 яшьлек хокук сакчысының мәетен Артем урамында урнашкан күпкатлы торак йорт тәрәзәләре астында табулары мәгълүм.

«Башинформ» агентлыгы вакыйга уңаеннан Башкорстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтенә комментарий сорап мөрәҗәгать иткән.

"Башкорстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге күрсәтмәсе буенча, бу һәлакәтнең барлык шартларын ачыклау өчен хезмәт тикшерүе уздырыла", — дип хәбәр иткәннәр төбәк Эчке эшләр министрлыгында.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә яшь кешене өметсез гамәл кылуга этәргән сәбәпләрне ачыкларга кирәк булачак.

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: