+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
11 август 2021, 09:33

Маньякка - 12 ел төрмә. Ә ул риза түгел!

Мәсәгутьтә 16 яшьлек кызны көчләп, буып үтерүче бу бәндә аңа бирелгән җәза срогын 2 айга кыскартуга ирешкән. Әмма үзе үлгәнче ул төрмәдән чыгалмаячак. Ничекме?

16 яшьлек кызны көчләгән һәм үтергән өчен серияле маньяк Евгений Петровка карата хөкем карары үз көченә керде. Бу җинаятьне ул 2001 елда кыла – һәлак булучы аның 11нче корбаны була.Республиканың Тикшерү комитетында эшнең детальләрен хәбәр итәләр.

2001 елның 12 маенда көндез Мәсәгуть авылында автовокзал яныннан узганда маньяк әлеге кызны күреп ала. Ул аны кирәкле урынга алып барып куярга тәкъдим итә – кыз риза була. Маньяк пассажирны урманга алып китә, анда пычак белән янап көчли, ә аннары буып үтерә. Кыз вафат булгач, үтерүче берничә тапкыр аңа пычак кадый. Аннары ул мәетне машинага буксир троссы белән бәйли һәм урман эченә кертеп ташлый. Мәетне җинаятьтән соң дүрт ай үткәч, 7 сентябрьдә генә табып алалар.

Ул вакытта тикшерүчеләр маньякны таба алмый һәм 19 ел эш ачылмаган булып кала. 2020 елда Башкортстанның Тикшерү комитеты әлеге эшкә әйләнеп кайта һәм Петровның кызны үтерүгә катнашы барлыгын ачыклый ала.- Тикшерүчеләрнең игътибарын көчләү белән бәйле ун үтерүдән һәм 1998-2003 елларда Свердловск өлкәсе территориясендә кылынган ике һөҗүмнән торган серия җәлеп итте. 2005 елда кылынган җинаятьләр өчен гаепле [Евгений Петров] гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән иде, – дип аңлаттылар ведомствода.

- Җинаять кылу ысулы, зыян күрүчеләрнең һәм җинаятьченең шәхесенең Башкортстанда кызны үтерү белән уртаклыгы күп булган, моннан тыш, барлык җинаятьләр дә автомобиль юлы янындагы урман массивында кылына, ә җинаять урыны җинаятьченең яшәү урыныннан автомобильдә берничә сәгать барырдай ераклакта була.Нәтиҗәдә, тикшерүчеләрнең шиге аклана – Петров, чыннан да, кызны үтергән. Ул үзе моны таныган. Салават районара суды аны 12 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Петров бу вердикт белән килешмәгән һәм апелляция биргән. Югары Суд аңа срокны кыскарткан, әмма нибары ике айга гына. Соңгы хөкем карары - 11 ел һәм 10 айга ирегеннән мәхрүм итү. Тик бу бернигә дә йогынты ясамый: Евгений Петров махсус режимлы төзәтү колониясендә гомерлеккә төрмәдә утыра.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: