+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
11 август 2021, 13:05

Оятыгыз кая?

Ике хатын бер әбинең карават астында сакланган акчасын урлаган.

Оятыгыз кая?
Оятыгыз кая?
Нефтекама полицейскийлары 83 яшьлек пенсионерны талаган мошенникларны эзли. Ике таныш булмаган кыз алдау юлы белән аның фатирына үтеп керә һәм 25 мең сум акча урлый.

Башкортстан буенча Эчке эшлер министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, тәртип сакчыларына өлкән яшьтәге хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның зур суммада акчасын урлаганнар. Әбинең фатирына үзләрен торак хуҗалыгы хезмәткәре дип таныштырган кыз шалтырата һәм квитанция алып килүен әйтә. Хуҗабикә аны кертә.

Башлангыч фараз буенча, аның белән бергә фатирга тагын бер хатын-кыз кергән. Аларның берсе әби белән сөйләшкән арада, икенчесе су бирүен үтенгән. Пенсионер ханым аның белән кухняга кереп киткән. Бу вакытта икенче хатын әбинең карават астында сакланган 25 мең сум акчасын урлаган. Шуннан соң ике хатын да качып китә. Акчасы югалганын күреп, әби полициягә мөрәҗәгать итә.

Урлау факты буенча җинаять эше кузгатыла. Полицейскийлар шикләнелүчеләрне эзли.

«Әгәр сез бу хатын-кызларны белсәгез яки аларның кайдалыгы турында нинди дә булса мәгълүматыгыз булса, Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча бүлегенең кизү частенә (34783) 2-29-02, 8-999-741-11-89, 8-937-32-69-881 телефоннары яки 02, (102 – кәрәзле телефоннан) буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз», — дип мөрәҗәгать итәләр гражданнарга ведомствода.

фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: