Өлкән яшьтәге кешегә бер ир шалтырата һәм, үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, акчаларына куркыныч янавын хәбәр итә. Аңа ышанган пенсионер аферистка бөтен акчасын күчерә, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Полиция хезмәткәрләре банкның ялган хезмәткәрен эзли.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шуны искәртә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез, банк хезмәтеннән шалтыраткан очракта, трубканы куегыз. Исегездә тотыгыз, мошенниклар ялган номерлар куллана ала. Социаль челтәрләрдә аралашканда уяу булыгыз. Танышларыгыздан шикле хәбәрләр алганда аларның шәхси номерына шалтыратып сөйләшегез.
Фото: bashnews.ru