-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
13 август 2021, 14:31

Хокук сакчыларына пычак белән һөҗүм иткән

Нәтиҗәдә, полиция хезмәткәрләре адекват булмаган ир-атка пистолеттан аткан һәм аның корсагына тигән

Интернет челтәрендә Уфада Менделеев урамында полиция хезмәткәрләренә адекват булмаган ир-атның һөҗүм итү видеосы пәйда булды. Бу хәл биредә яшүче кешенең телефон камерасы объективына эләккән.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенең рәсми мәгълүматлары буенча, ир-ат пычак белән калдырылган автомобильләрне кырган, узып баручыларга янаган. Полиция чакырганнар.

Арытаба ир килгән хокук сакчыларына һөҗүм иткән. Бер хокук сакчысы кисәтү максатында һавага аткан, тик бу гына һөҗүм итүчене туктатмаган. Ул чакта полицейский ир-егеткә атарга карар кылган һәм аның корсагына тигән.

Арытаба полиция хезмәткәрләре мөстәкыйль рәвештә ашыгыч ярдәм чакырткан. Җинаятьчене дәваханәгә салганнар.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: