+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
13 август 2021, 14:30

Ике кешене үтереп, фатирга ут төрткән...

Шул бәндә бүген ярлыкау сорый.

Ике кешене үтереп, фатирга ут төрткән...
Ике кешене үтереп, фатирга ут төрткән...

Республика Башлыгы каршындагы Ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды. Бу юлы җиде тоткын гариза тапшырган, әмма бер генә үтенеч тә канәгатьләндерелмәгән.

Алар арасында - шешәдәшен, ә аннары низагның шаһиты булган инвалид күршене үтергән кеше дә бар. Җинаять эзләрен яшерү өчен гаепләнүче фатирны яндырган.

Шулай ук таныш хатыныннан үч алырга карар иткән һәм ул ике баласы белән утырган машина астына граната ташлаган ир-ат та ярлыкау сораган. Бәхеткә, фаҗига булмый калган, ә ир җәза алган.

- Авыр җинаятьләр өчен хөкем ителүчеләрнең үтенечләрен укыгач, чәчләр үрә тора. Бу - талау, көчләү, үтерү, шул исәптән аеруча рәхимсезлек белән кылынган җинаятьләр, наркобизнеста катнашу. Күпчелек очракта алар - берничә тапкыр җинаять кылган кешеләр. Шул ук вакытта хөкем ителүчеләр тәүбә итә, алга таба әйбәт яшәү рәвеше алып барырга вәгъдә бирә. Әмма бу кешеләрнең ихласлыгы шик уята, ярлыкаган очракта, алар янә җинаять юлына басар иде, дип уйларга нигез бар, - ди Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

Фото: bashnews.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: