+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
13 август 2021, 09:31

Судта елап җибәргән

Ике баласы каршында хатынын вәхшиләрчә үтерүче бәндәгә җәза булырмы? Кичә башланган суд әле соңгы карарын чыгармаган.

Судта елап җибәргән
Судта елап җибәргән
Ике баласы каршында хатынын вәхшиләрчә үтерүче бәндәгә җәза булырмы? Кичә башланган суд әле соңгы карарын чыгармаган.

Кулларына эластик богау салынган Александр Алексеевны медицина хезмәткәре һәм шәхси сакчысы белән Чиләбе өлкә суды бинасына китерәләр. Балалары алдында хатынын рәхимсез үтерүдә гаепләнгән кешегә, җинаятьнең авырлыгына карамастан, конвой юк, чөнки аны дәваханәдән алып килгәннәр.

Тикшерү кысаларында суд-психиатрия экспертизалары комплексы үткәрелгән. Нәтиҗә күрсәткәнчә, җинаять кылган вакытта да, хәзер дә Алексеев психик чирдән җәфа чигә. Берничә ай элек аны тикшерү изоляторыннан психоневрология дәваханәсенә күчерәләр.

Бу җинаять турында социаль челтәрдә таралган видеодан бик күп кеше белде. Андагы коточкыч кадрлар бер ел элек Чиләбе өлкәсендәге трассада төшерелгән. Машинада нәрсә булган - билгесез, канга баткан хатынына ир юл читендә берничә тапкыр пычак кадый.

Машинада ике бала ачыргаланып кычкыра, алар - ике яшьлек Катя һәм дүрт яшьлек Ева. Кызларны әби-бабалары үз янына алган. Балалар белән инде бер елдан артык психологлар эшли, әмма сабыйлар әлеге куркыныч көннең һәр детален әле дә хәтерли.

"Әнием белән яши идем. Хәзер ул зиратта. Әти аны үтерде. Ул төрмәдә", - ди һәлак булган Оксана Алексееваның кызы Ева.

"Анда кан. Мин машинадан күрдем. Әнине үтерделәр. Әтинең кулында пычак иде", - ди Екатерина.

Судта Алексеев журналистларның сорауларына игътибар итми, борчыла. Психоневрология дәваханәсе пациентын медицина хезмәткәре тынычландырырга тырыша. Хәер, беренче утырышта ир-ат күп сүзле булган. Ул хатынын гаепләвен сөйләп бирә. Хәзер гаепләнүче хатынның әти-әнисен дә күрми. Ул бер ел эчендә алардан гафу үтенмәгән. Балалары турында сүз чыккач, ул елап җибәргән. Бөтендәй үк "башы киткән" түгел, димәк...

Оксананың якыннары хатынның иреннән аерылырга җыенуын, ә Александрның сау-сәламт, әмма симулянт булуын яшерми. Дәваланып чыккач, балаларын үз янына алыр, дип курка алар.

Фото: "БСТ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: