-7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Хокук
16 август 2021, 16:45

Холкың начар булгач, өеңдә утыр!

Сочи-Уфа авиарейсы самолетында тавыш куптарган Уфа кешесенә төрмә яный.

Холкың начар булгач, өеңдә утыр!
Сочи-Уфа авиарейсы самолетын Волгоградта ашыгыч рәвештә аэропортка төшеп утырырга мәҗбүр иткән Уфа кешесенә биш елга кадәр төрмә яный.
 
Билгеле булуынча, бу хәл 11 августта булган иде. Уфада яшәүче 30 яшьлек ир авиалайнер бортында исерек хәлдә булган. Ир самолетта экипаж әгъзаларын һәм пассажирларны сүккән, бер хатынга сугарга омтылган, кисәтүләргә карамастан, гауга чыгарган. Экипаж самолетны ашыгыч рәвештә Волгоград аэропортына утыртырга карар кылган. Очкыч бортында ямьсез кыланган ирне шунда ук полицейскийлар кулга алган.
 
Волгоград транспорт прокуратурасы “һава транспортында хулиганлык" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатуны законлы дип тапкан. Хәзер үз-үзен кулда тота белмәгән якташыбызга 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Фото:bashinform.ru


Автор:Юлия Төхбәтуллина