-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
16 август 2021, 13:50

Сөйгәнен талап киткән...

Өстәвенә, ир өйләнгән дә булган.

Сөйгәнен талап киткән...
Сөйгәнен талап киткән...
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында Учалы районында яшәүче 31 яшьлек хатын Интернетта танышкан 28 яшьлек сөеклесеннән зыян күргән, дип хәбәр итәләр. Хатын полиция хезмәткәрләренә белдерүенчә, ир аның фатирыннан алтын бизәнү әйберләре, телефон һәм планшет урлаган.

Ачыклануынча, ханым социаль челтәрләрдә 28 яшьлек ир белән танышкан. Озак вакыт аралашканнан соң, ул аны үзенә кунакка чакыра. Яңа танышы аның янында берничә көн яши, ә аннан соң талап, эз югалта.

Полиция хезмәткәрләре ирне тоткан. Ул урлаган әйберләрне ломбардка тапшыруын таныган. Өстәвенә, ул өйләнгән булып чыккан.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: