Караидел районында 23 һәм 24 яшьлек ике кеше бер ирне үтергәнче кыйнаган, чөнки ул аларның берсенең әнисе турында ялган сүзләр сөйләгән. Тикшерү комитеты аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү турында җинаять эше кузгаткан.
Тикшерү фаразы буенча, җинаять 30 июльдә Яңа Бәрдәш авылында була. Шикләнелүчеләрнең берсе 41 яшьлек ирнең әнисенә карата мыскыллы сүзләр әйтүен ишетеп калган, ул, янәсе, хатын «үз балаларын начар тәрбияли», дип белдергән. Улы бу сүзләре өчен ирне акылга утыртырга булган һәм танышын ярдәмгә чакырган. Алар икәүләп ирнең өенә килеп, аны каты кыйнаганнар.
Зыян күрүче шул ук көнне үз өендә үлгән. Аның гәүдәсен кич табып алганнар. Судмедэкспертиза аның үтерелүен ачыклый. Аннары тикшерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре шикләнелүчеләрне тоткарлый. Хәзер ике ир дә өй арестында.
Фото: kp.ru