+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
18 август 2021, 08:47

Атказанган артист наркотик сатканмы?

Ышанасы килми!

Атказанган артист наркотик сатканмы?
Атказанган артист наркотик сатканмы?

Наркотик матдәләрне саклау һәм сатуда шикләнеп, Башкортстанның атказанган артисты, Фәйзи Гаскәров исемендәге халык бию ансамбленең 37 яшьлек балет артисты тоткарланган.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, тоткарлау 12 августта Уфа районының Начапкино авылында булган. Артисттан синтетик наркотик матдә, аңа прекурсорлар һәм берничә банк картасы алынган. Артистка карата наркотик матдәләр сатуга омтылу буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта оператив-тикшерү эшләре алып барыла.

Ансамбльдә хәбәр итүләренчә, ул вакытта артистлар составы ялда булган. Кулга алынган артист коллективта 2004 елдан бирле эшли. Башкортстан Республикасының атказанган артисты, ансамбльнең әйдәп баручы солисты.

«Республика, Русия Федерациясе, шулай ук чит ил сәхнәләрендә башкорт халык хореография сәнгатен тәкъдим итте. Эш вакытында үзен уңай яктан күрсәтте, дисциплинар җаваплылыкка тартылмады. Аралашучан, конфликтлы түгел, коллективта хөрмәткә лаек. Коллективның эчке тормышында актив катнаша, ансамбльнең Сәнгать советы составына керә, төп эшеннән тыш, коллектив инспекторы вазыйфаларын башкара, ансамбльнең яшь буынын тәрбияләүгә зур өлеш кертә, биюнең катлаулы техникасын үзләштерүдә ярдәм итә», — дип билгеләп үттеләр ансамбльнең матбугат хезмәтендә.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: