-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
18 август 2021, 08:54

Стәрлетамакча "Кыз урлау"

Әллә комедия, әллә традегия - белмәссең...

Стәрлетамакча "Кыз урлау"
Стәрлетамакча "Кыз урлау"

Стәрлетамакта мәктәп тәмамлаучы кызны Сургут шәһәренә урлап алып киткәннәр.

Бу хәл 28 майда булган. Кыз сүзләренә караганда, ул иртәнге сәгать 11дә 6нчы гимназиядән чыккан, анда 11нче сыйныф имтихан тапшырган. Шул ук вакытта уку йорты алдына машинада 23 яшьлек танышы килеп туктаган. Ул аны көчләп җиңел машина салонына утырткан һәм Уфага алып киткән. Аннан - такси белән Екатеринбургка, ә аннары автобуста Сургутка килгәннәр. Бу вакытка Мариянең әнисе полициягә аның югалуы турында хәбәр итәргә өлгергән инде.

4 июньдә кыз элемтәгә чыга: Сургут полиция бүлеге аша ул үзен эзләмәүләрен һәм аның белән барысы да тәртиптә булуын, егете белән арендалаган фатирда яшәве турында белдерә. Ике көннән соң, 6 июньдә, аны апасы эзләп таба. Ул туганын үзенә алып кайта, аннан Стәрлетамакка кайтарып җибәрә.

12 июньдә Мария чынлыкта аны урлаганнарын белдергән. Тик 12 августта гына кызны алып киткән 23 яшьлек егеткә каршы кеше урлау турындагы мәддә буенча эш кузгатылган. Егеттән сорау алалар, әмма аңа чик кую чарасы юк әле.

Фото: "ВКонтакте"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: