Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе республика ЮХХДИ идарәсенең Административ хокук бозуларны фототеркәү үзәге начальнигы Арсен Мохтаруллинны тоткарлаган. Операция Уфа шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ бүлегендә узган.
35 яшьлек полицейский һәм аның кул астындагылар «спецназ» визитын көтмәгән булган.
Арсен Мохтаруллин ришвәт алуда гаепләнә. 2018 елдан башлап, башка вазыйфада булганда, ул "права"ларын алдыручыларга машина йөртү таныклыкларын "бүләкләгән" өчен кабат имтиханнар тапшырмыйча һәм җәза үтәмичә, кире кайтарган.
Ришвәтләрнең гомум суммасы 250 мең сумга җиткән.
Фото: bashinform.ru