-2 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
20 август 2021, 09:31

Хатынын, тумаган баласын...

Чишмә районында яшәүче берәү коточкыч адымга барган.

Хатынын, тумаган баласын...
Хатынын, тумаган баласын...


Чишмә районының Шиңгәккүл авылында яшәүче 50 яшьлек кешегә карата җинаять эше судка тапшырылган. Ирне баласын югалткан йөкле хатынның сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаеплиләр. Бу хакта Башкорттстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Быел 3 февральдә исерек ир ызгыш вакытында йөкле хатынын кыйный башлый. Ул аның аркасын һәм корсагын сәнәк сабы белән тукмый. Хатыны алган җәрәхәтләрдән зыян күргән, аның баласы төшкән. Шулай ук тикшерүчеләр шикләнелүченең зыян күрүчене үтерергә күп тапкыр янавын ачыклаган, тик ул бу хакта полициягә хәбәр итмәгән.

Бу бәндә үз гаебен танудан баш тарткан. Хәзерге вакытта ул сак астында.

Җаһил иргә түзеп яшәүче хатыннар үзләрен генә түгел, балаларын да куркыныч астына куя. Моны берни белән дә аклап та, аңлап та булмый.

Фото: pexels.com

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: