+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
20 август 2021, 09:25

Кеше үлеменә... телефон сәбәпче

Руль артында барганда игътибарың телефонда булу фаҗигагә китерә.

Кеше үлеменә... телефон сәбәпче
Кеше үлеменә... телефон сәбәпче
Уфа кешесе, руль артында игътибарын кесә телефонына юнәлтеп, юл эшчесен бәрдергән. Әлеге шоферга хөкем карары чыгарылды. Ирне кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы җинаять мәддәсе буенча хөкем итәләр. Бу хакта төбәк Прокуратурасы хәбәр итте.

Авария былтыр 5 ноябрьдә Дуван районында Кропачево - Мәсәгуть - Әчит трассасында була. «Уфагормолзавод» шоферы ул вакытта ремонтланылучы юл участогына барып керә һәм эшчене бәрдерә, шуннан соң янәшәдәге "УАЗ"га чәкәлә. Эшче алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.

Җинаять эше фигуранты үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны колония-поселениедә ике елга ирегеннән мәхрүм иткән. Моннан тыш, ул мәрхүмнең әти-әнисенә әхлакый зыян өчен компенсация сыйфатында 800 мең сум акча түләячәк. Акчаны гаепләнүче эшләгән «Уфагормолзавод» предприятиесе түләргә тиеш.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: