Канлы җинаять 2020 елның ноябрендә Уфада була. Бәйрәм көнендә исерек ир әнисе янына кунакка килгән, анда аның белән бергә табынны дәвам иткән. Бер мизгелдә хатын улына йокларга киңәш итә, тик тегесе аны тыңламый. Моңа җавап итеп, әнисе спиртлы эчемлекләрне алып, башка бүлмәгә кереп китә.
Ярсыган улы аның артыннан керә һәм хәмер эзли башлый. Хатын үз башына улын куркытырга булган һәм аңа уклау белән ташланган. Шунда җаһил аның коралын тартып ала һәм үзен үтергәнче кыйный.
Шуннан соң ул күрше бүлмәгә йокларга китә. Үтерүчене җинаять урынында тоткарлыйлар.
Судта ул әнисен таныш булмаган ир дип кабул иттем дип акланырга маташкан, янәсе, ул фатирга аларны таларга кергән.
Нәтиҗәдә, ирне үтерүдә гаепле дип табалар һәм җиде елга катгый режимлы колониягә хөкем итәләр.
Фото: kp.ru