+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
25 август 2021, 15:45

Ашыгыч ярдәм машинасында - исерек водитель...

Бу коточкыч хәл Белоретта булган.

Ашыгыч ярдәм машинасында - исерек водитель...
Ашыгыч ярдәм машинасында - исерек водитель...
Агымдагы елның июнендә төнлә ЮХХДИ хезмәткәрләре ашыгыч медицина ярдәме машина йөртүчесенең документларын тикшерү өчен туктата. Ир-ат машина йөртү таныклыгын бирә алмый, сөйләшкәндә хезмәткәрләр алкогольнең кискен исен сизеп кала. Шоферга алкоголь куллануга тикшерү узарга тәкъдим итәләр.

- Мәгълүматлар базасында тикшерү барышында тоткарланган кешенең 2016 елда суд карары белән машина йөртү таныклыгы алынуы һәм бер ел да алты айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүе ачыкланды. Әлеге фактны эш бирүчедән яшереп, ул хезмәт эшчәнлеген дәвам иткән, - дип билгеләп үтте Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча бүлегенең өлкән тикшерүчесе Ләйсән Кәшбиева.

Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү тәмамланган һәм эш судка җибәрелгән. Маддә санкциясе ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: