-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
25 август 2021, 16:35

Балага этләр хөҗүм иткән...

Бу хәл Уфаның Дим районында булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.

"Яркий" микрорайонда килеп чыккан хәл видеокүзәтү камералары объективына эләккән. Кадрларда кызның тротуар буенча ничек йөгерүе яхшы күренә, әмма бер мизгелдә аңа ике эт һөҗүм итә.

Аларны күреп калгач, бала икенче якка йөгерә.Этләр баланы куып тотарга омтыла, әмма аларны ихата себерүче себеркесе белән куып җибәрә.

Шулай ук, бу урам этләреме, яисә аларның хуҗасы бармы икәнлеге билгеле түгел. Әмма Интернетта утыручылар балаларның мондый куркыныч хәлгә очрау ихтималыннан курка. Әмма әлеге вакытта хакимиятләрнең проблемага бернинди реакциясе дә юк, ди алар.

Фото: bash.news

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: