+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
25 август 2021, 09:11

Хәмер алган кибеттән ерак та китмәгәннәр

Уфа урамында кан коелган.

Хәмер алган кибеттән ерак та китмәгәннәр
Хәмер алган кибеттән ерак та китмәгәннәр

Адмирал Ушаков урамында бер ир шешәдәшенә пычак белән ташланган.

Тикшерү версиясе буенча, элегрәк хөкем ителгән 68 яшьлек Уфа кешесе үзенең 49 яшьлек яңа танышына хәмер белән кәеф-сафа корырга тәкъдим итә. Алар кибеттән ерак та китеп тормыйча, бер ихатада эчеп утыра. Әмма тиздән шешәдәшләр арасында низаг куба. Шунда берсе пычагын тартып чыгара һәм берничә тапкыр икенчесенә кадый.

Нәтиҗәдә 68 яшьлек ир җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. Аның мәете шунда ятып кала, ә үтерүче качып китә. Бу хәл урынында аның да кан эзләре табыла. Полиция хезмәтендәге этләр кеше үтерү урыныннан ерак түгел урнашкан фатирларның берсендә яшеренгән җинаятьченең эзенә чыга.

Аның кием-салымында кан таплары табылган. Уфалы гаебен таный. Җинаять эше кузгатыла, тикшерү дәвам итә.

Фото: bash.news

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: