+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
25 август 2021, 09:14

Юл өстендә яралы колын, юл читендә бия үләргә ята

Бу коточкыч язма күпләрне тетрәндерде.

Юл өстендә яралы колын, юл читендә бия үләргә ята
Юл өстендә яралы колын, юл читендә бия үләргә ята

Социаль челтәрдә Салават районынының Мөрсәлим авылы янындагы юлда ат көтүенә машина килеп менгән хәл урыныннан төшерелгән видео пәйда булды.

Кадрларда бер һәлак булган тайның юл читендә ятуы күренә, ә җәрәхәтләнгән колын — машина каршында. Тагын бер олы ат та юлда ята. Юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән дүртенче атның аяклары сынган, ул агачлар арасында үләргә ята.

Шаһитның сүзләренә караганда, машина йөртүче күрше Чиләбе өлкәсенең Усть-Катав шәһәреннән килгән. Аның «Шевроле Нива» автомобиле дә бик нык җимерелгән.

"Шофер монда гаепле түгел! Хуҗалар малларын карамый, менә шуннан фаҗига була да инде", - дип язалар шәрехләрдә. «Ничек инде ат көтүен күрми калырга була, дип язалар монда. Ә сез башта руль артына утырыгыз, тизлек белән барганда, юлга кинәт килеп чыккан ат көтүен күреп калыгыз да, машинагызны туктатып карагыз. Ярый ла каршыга машина килмәсә... Өйдә утырып «ничек күрмәгән», — дип ачу белдерергә ансат ул!"
Мондый язмадан соң комментаторлар атларга яктылык кайтаргыч элементлар куярга, шулай ук хуҗаларны штрафка тартырга тәкъдим итәләр.

Башкортстан Республикасының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бу юл-транспорт вакыйгасы Чиләбе өлкәсендә, Салават районыннан 40-50 километр ераклыкта теркәлгән.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: