-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
26 август 2021, 13:30

Чигәсенә генә биргән...

Ир иртәнгә җан тәслим кылган.

Чигәсенә генә биргән...
Чигәсенә генә биргән...
Салаваттагы фатирларның берсендә бер хатын сөйгәне белән хәмер эчкән. Шул вакыт ир аңа көнчеллек нигезендә дәгъва белдерә башлаган. Берничә тапкыр хатынның башына да сугып алган.

Хатын аңа үпкәләгән. Ул өстәлдәге тәлинкәне алган да ирнең чигәсенә бәргән. Шуннан соң сөяркәләр дуслашкан һәм ятып йоклаган.

Иртәнгә хатын хуҗаның янә кыйный башлавыннан куркып, фатирдан китәргә ашыга. Тиздән ирнең мәетен бәдрәфтә аның туганнары тапкан – бәрелү сәбәпле, аның башына кан сауган.

Тиздән хатын янына хокук сакчылары килә. Ул берни дә инкарь итми һәм гаебен таный, шулай ук тикшерүгә ярдәм итә. Судта моны исәпкә алалар һәм җинаятьчене сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен гомум режимлы колониягә биш елга ирегеннән мәхрүм итәләр.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: