-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
26 август 2021, 11:40

Чиновникка җәза бирелгән

Сәламәтлек саклау министрлыгында эшләүче ханым авыру баланың әтисеннән килгән шикаятьне ай буе карый алмаган.

Чиновникка җәза бирелгән
Чиновникка җәза бирелгән
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы түрәсенә 5 мең сум штраф салганнар – бер ай дәвамында ул авыру баланың әтисеннән килгән шикаятьне карый алмаган. Бу хакта төбәк прокуратурасы хәбәр итте.

– 2021 елның маенда авыр хроник авыру белән интегүче баланың әтисе ведомствога ташламалы дарулар белән тәэмин итү турындагы суд карарын үтәмәүгә шикаять белән мөрәҗәгать итте, – дип аңлаттылар күзәтчелек ведомствосында.

Сәламәтлек саклау министрлыгының фармацевтика эшчәнлеген оештыру һәм дарулар белән тәэмин итү бүлеге башлыгы мөрәҗәгатьне 30 көн эчендә карап тикшермәгән, ә бу - административ хокук бозу. Прокуратура түрәгә каршы тиешле эш кузгаткан. Җәмәгать судьясы дәүләт хезмәткәренә штраф салу турында карар кабул итте.

Фото: kp.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: