-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
31 август 2021, 11:11

15 яшьлек кыз - ике ир кулында...

Бөредәге хәлгә ачыклык кертелә.

15 яшьлек кыз - ике ир кулында...
15 яшьлек кыз - ике ир кулында...

Бөредә суд 15 яшьлек кызны көчләүдә һәм үтерүдә ике шикләнелүчене кулга алган. Укучы кыз дус кызының туган көненнән соң югалган. Хокук саклау органнарына аның әнисе мөрәҗәгать иткән. Үсмернең гәүдәсен бер тәүлек узгач кына урманда, Питяково авылы янында табалар. Үтерүне тикшерүне прокуратура контрольгә алды.

Тырыш укучы, мәктәпнең горурлыгы һәм гаиләдә олы бала. 15 яшьлек Аня "бишле"гә генә укыган, укытучы булырга хыялланган. Кызны авыл халкы яхшы яктан гына искә ала.

- Яхшы кыз иде, тыныч, аралашучан. Беркайчан да тупас сүз әйтмәс. Егетләр белән күңел ачуын да ишеткәнем булмады, - ди авылда яшәүче.

Мәктәп укучысын үтерүдә шикләнелгән егетләр турында нәкъ киресен сөйлиләр: икесе дә криминаль үткәннәр белән, наркотиклар куллану һәм тарату өчен җәзага җәлеп ителгән. Үзенең үтерүчеләре белән кыз Питяково авылында дус кызының туган көнендә таныша. Аларның берсе үз йортында бәйрәм итүне дәвам итәргә тәкъдим иткән. Төн уртасына чаклы алар шунда булган.

Тик 15 яшьлек укучы кызның өенә шул фаҗигале кичтә кайту насыйп булмый. Аның гәүдәсен икенче көнне урман полосасында табалар. Тикшерү комитеты бастырган кадрларда шикләнелүчеләрнең берсе ничек көчләүләре, үтерүләре, ә аннары гәүдәне яшерүләре турында тыныч кына сөйли.

Җыелган дәлилләр нигезендә тоткарланучылар кылганнарын таныды, хәзерге вакытта алар белән беренчел тикшерү гамәлләре уздырылды. Тикшерүчеләр тарафыннан суд экспертизалары комплексы билгеләнгән, шаһитлар сорау ала, кылынган җинаятьләрнең барлык сәбәпләре билгеләнә.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: